Киләсе ялларга һава торышын фаразладылар

Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр эсселек көтелә. Явым-төшем юк.

Шимбә – 20 августта көндез термометрның терекөмеш баганасы +24…+29 градусны күрсәтәчәк. Төнлә суыта: +7…+9 градус. Якшәмбе – 21 августта көндез һава температурасы +25…+30 градуска җитәчәк. Төнлә дә җылы: +13 градуска кадәр.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 22–23 августта республикада явым-төшемсез эссе һава торышы саклана. Көндез +27…+32, төнлә +9…+14 градус.


Фикер өстәү