Татар балалары өчен «Бэтмен» белән «Супермен»ны кем алыштырыр?

Татарстанның Милли китапханәсендә Зөлфәт Хәким иҗат иткән «Туган Батыр» кыйссасын тәкъдим иттеләр. «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов зур командасы белән берлектә төп герой Туган Батырдан зур проект, бренд ясамакчы. Чөнки татар балаларының үз герое булырга тиеш.

«Кайсыдыр заманда Җир йөзендә бер ил булган. Анда да тәүлек егерме дүрт сәгатьтән торган, күктә көндез – Кояш, төнлә Ай балкыган. Ул илдә дә кичкырын сыерлар мөгрәгән, иртән әтәчләр кычкырган, этләр өргән, песиләр мияулаган, казлар каңгылдаган, бакалар бакылдаган…» Кыйсса әнә шулай башлана. Төп герой – курку белмәс Туган Батыр. Аның иң көчле коралы – акылы, тапкырлыгы. Танылган драматург, прозаик, китапның авторы Зөлфәт Хәким сүзләренә караганда, әсәр аның балачак хатирәләренә нигезләнеп язылган.

– Бик каты авырганнан соң, кайсы эшкә алынырга икән, дип утырганда, әлеге проектның әдәби өлешенә алынырга тәкъдим иттеләр. Геройның нинди булырга тиешлеген аңлатуга, мин ризалаштым. Үземә дә сәер булды ул, чөнки мин уйланыр өчен берникадәр вакыт алам. Күрәсең, проектның әһәмияте шунда ук шәйләнгән, – дип сөйләде ул. – Бик тиз һәм җиңел язылды әсәр. Мин традицион әкиятләрдән махсус читләшергә тырыштым. Аларның күбесе примитив язылган. Билгеле, бу балалар аңласын өчен эшләнгән. Минем исә балалар гына түгел, әти-әниләре өчен дә язасым килде. Һәм язганда балачагымны, авылымны, бергә үскән яхшы һәм начар малайларны искә төшердем.

Китапның беренче өлешендә Туган Батырның 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәр тормышы сурәтләнгән. Автор сүзләренчә, аннан идеаль образ ясарга тырышмыйлар.

– Балалар тормышның хаталарсыз булмавын аңлап үсәргә тиеш. Без бит барыбыз да яктылыкка илтә торган сукмак бар икәнен беләбез, ләкин ул сукмактан барыбыз да туры гына бармыйбыз. Хәзерге балалар бик тиз җитлегә, шуңа да аларга башка төрле әсәр кирәк, – дип аңлатты ул.

Кәгазьдә генә түгел

Проектның авторы Радик Абдрахманов журналистларга киләчәккә ниятләре турында сөйләде.

– Бер генә түгел, берничә команданың уртак эше бу. Әлегә «Туган Батыр» беренче адымнарын гына ясый. Ләкин тиздән ул брендка әйләнәчәк. Бүген без өч телдә нәшер ителгән китап тәкъдим итәбез. Шулай ук проектның символикасы төшерелгән киемнәр, сувенирлар да бар. «Туган Батыр» призына уктан ату һәм көрәш турнирлары үткәреләчәк, сентябрьдә «Урам» паркында зур фестиваль көтелә, «Бала-сити»да спорт залы эшли башлаячак, аудиокитаплар яздырылган. Хәзерге вакытта китапның икенче өлеше языла. Киләчәккә дә ниятләребез зурдан. Иң зурларының берсе – күңел ачу паркы булдыру, – диде ул.

Яңа батыр турында мультфильм төшерергә җыена алар. Хәзерге вакытта бөтен дөнья балалары белгән «Маша и медведь» мультфильмын төшерүчеләр белән сөйләшүләр алып баралар. Беренче коймак төерле булырга тиеш түгел. Киресенчә, сыйфатлы проект белән шаккатырмакчы алар.

Хәзер алар үз командасына талантлар эзли. Әйтик, тиздән Туган Батыр риваятьләре комикслар (рәсемнәр рәвешендәге хикәя) форматында тәкъдим ителәчәк. Оста итеп рәсем ясасагыз, рәхим итегез, ди оештыручылар.

Очрашуда Радик Абдрахманов әйтмешли, проектның рухи остазы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

– Хәзерге вакытта уртак мәдәниятебезнең бер өлеше формалаша. Безнең балалар «МARVEL», «Disney» мультфильмнарын карап үсә. Алар бит безнең асылыбызга туры килми. Ә балаларыбыз аларга охшарга тырыша, аларны кабатлый, – диде ул.  – Без традицион кыйммәтләребезне традицион булмаган фикерләүдән сакларга тиеш дигән фикергә килдек. Безгә үз героебыз, үз батырыбыз кирәк. Балаларыбыз, аңа карап, яхшы үрнәк алырлык булсын. Ә бит татар батырының образы безнең күңелләрдән юкка чыкты. Чал тарихлы халыкның лаеклы батыры да булырга тиеш.

«Туган Батыр» проектын тәкъдим итү кичәсенә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев исә түзмәде, китаптагы рәсемнәргә (баш иллюстратор – Игорь Афанасьев) карата үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, андагы образларның сурәтләнеше татар малай-кызларына хас түгел. Бу фикер белән соңыннан Зөлфәт Хәким дә килеште. Авыл малайлары, кызлары йөз-кыяфәткә башкачарак була, дигән фикердә ул да.

«Туган Батыр» проектының символы – 8 почмаклы йолдыз (ислам динендәге «Руб әл Хизб» символы). Ул һәр мөселман ия булырга тиешле 8 сыйфатны аңлата. Әсәр дә – нәкъ шул сыйфатлар турында.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү