Пешерелгәне файдалырак

Яңа өзелгән яшелчә, җиләк-җимеш иң файдалы ризык санала. Галимнәр исә башка фикердә.

– Помидор безнең организмга чи вакытына караганда, пешкән килеш күпкә яхшырак тәэсир итә. Дөрес, чи помидорда С витамины күп, аның каравы яман шеш авыруын кисәтә торган ликопин ферментын организм үзләштерә алмый. Бу фермент помидор күзәнәкләренең эчендә урнашкан. Шуңа күрә чи килеш ашаганда ашказаны аны эшкәртә алмый. Ә менә помидорны пешерсәң, күзәнәкнең тышы җимерелә, витаминнар исә бары тик 15 процентка гына кими.

– Бәрәңгене, киресенчә, мөмкин кадәр азрак пешерергә кирәк. Пешкән бәрәңгедә С витамины бөтенләй калмый.

– Кәбестәне дә артык пешермәү хәерле. Андагы файдалы матдәләрне үзләштерү өчен, аны аз гына кайнар суга салып тору да җитә. Кәбестә артык йомшарса, аның витаминнары юкка чыккан дигән сүз.

– Кишерне пешереп алсаң, яхшырак. Пешергәндә кишердәге каротин 4–5 тапкыр арта.

– Суган чи, пешергән, хәтта кыздырылган килеш тә бер үк дәрәҗәдә файдалы.

– Алмада С витамины күп түгел. Әмма аның составында йөрәк авыруын булдырмый торган антиоксидантлар күп. Бераз духовкага тыгып алсаң, алмада С витамины арта. Ә менә йомшарганчы пешерсәң, ул – ашказаны ялкынсынуыннан менә дигән дәва.


Фикер өстәү