Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары: «Россия үзе генә түгел»

Казанда V Яшь дипломатлар глобаль форумы уза. Тантаналы ачылыш бүген «Корстон» үзәгендә булды.

Чакырылган кунаклар арасында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Борис Чернышов та бар иде. Ул әлеге форумның әһәмияте турында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

⁃ Россияне юк итү, аңа игътибар итмәскә тырышу, күрмәмешкә салышу мөмкин түгел. Дәүләт тәҗрибәле һәм яшь дипломатлар компаниясендә. Россиянең халыкара алмашу һәм хезмәттәшлектәге ролен һәм әһәмиятен яңадан карарга омтылу, изоляцияләргә тырышулар моның хата икәнен күрсәтте. Без ялгыз түгел, безнең дусларыбыз биредә, — диде Борис Чернышов.
Ул билгеләп үткәнчә, форумның нәтиҗәсе 5-10 елдан соң күренәчәк. «Монда катнашкан кешеләр дөньяның корылышына тәэсир итүчеләр булачак» , — диде урынбасар.


Фикер өстәү