Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестивалендә байкерлар колоннасының башында барды

Казанда Россиянең төрле шәһәрләреннән йөзләгән катнашучыны берләштергән дүртенче «Ике Кремль» мотофестивале башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкка килгән байкерлар мотоколоннасының башында барды.

Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестивалендә байкерлар колоннасының башында барды

Байкерлар белән бергә Миңнеханов фестиваль сәхнәсенә юнәлде, шуннан вакыйганың күпсанлы кунакларын сәламләде һәм аларны алда торган бәйрәм – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне белән котлады.

«Барыгызны да якынлашып килүче Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне белән тәбрик итәм. Әлеге мотофестивальне оештыручыларга зур рәхмәт белдерәм, анда 500дән артык кеше катнаша», — диде ул.

ТР Президенты әлеге чараның кешеләр игътибарын юлларда имин хәрәкәт итү һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү темасына җәлеп итәргә тиешлеген әйтте. «Иң мөһиме – юлларда иминлек», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Сәламләү тантанасыннан соң фестивальнең төп өлеше башланды. Оештыручылар кунаклар өчен профессиональ байкерларның күрсәтмә чыгышларын, мастер-класслар, эстрада йолдызларының чыгышларын һәм велосипедчылар катнашында шоу әзерләгән иде.

Бәйрәм мәйданчыгында фуд-корт һәм аниматорлар катнашында балалар мәйданчыгы эшли – нәниләр өчен конкурс һәм викториналар үткәреләчәк. Биредә шулай ук сәүдә палаткалары, фотозоналар, мотоцикллар һәм ретроавтомобильләр, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының патруль техникасы һәм иминлек лабораториясе урын алган күргәзмә ачылды.

/Татар-информ

 


Фикер өстәү