Кечкенә кыз әтисенең күз алдында һәлак булган

Кировта Вятка елгасында бала батып үлгән. Фаҗига турында шаһитларга һәм җирле халыкка сылтама белән «Киров без цензуры» паблигы хәбәр итә.

Пост авторы хәбәр иткәнчә, кызның үлеме Вятке елгасында Заводская урамындагы торак комплекс районында булган. Бала шимбә көнне, 27 августта һәлак булган.

Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат һәм кечкенә бергә бата башлаган. Зур авырлык белән әти кеше йөзеп чыга алган, ә менә бала — юк.

Кызның гәүдәсен һаман да тапмаганнар.


Фикер өстәү