Тарих эзләре буйлап. Казахларның Казанга сәяхәте

Бу көннәрдә Татарстанның төрле оешмаларында урнашкан архивларда бер төркем казах галимнәре эшли. Алар нинди максат белән килгән? Инде саргаеп беткән, гасыр тузаннары сеңгән документлардан ни табарга телиләр? Шул хакта без төркем җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор, Казахстан Республикасының Милли кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар үзәге фәнни киңәшчесе Гөлфирә Отепова белән сөйләшәбез.

– Гөлфирә Елубаевна, Татарстанга нинди җилләр ташлады?

– «Архив 2025» дәүләт программасы кысасында 2022 елның 15 августыннан 31енә кадәр Казахстан Республикасы Мәдәният һәм спорт министрлыгының «Милли кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар үзәге» Татарстан архивларына, китапханәләргә, музейларга фәнни-тикшеренү экспедициясе оештырды.

– Ни өчен нәкъ менә татар иленә юл алдыгыз?

– Программа нигезендә без башлап Мәскәүгә юл тоткан идек. Анда шактый гына кызыклы документларга тап булдык. Казах халкының тарихы бай, шул ук вакытта бик бәхәсле. Без белмәгән нәрсәләр күп әле. Тарих төрле чыганакларда – кулъязмаларда, китапларда, архивтагы документларда, истәлекләрдә, хатларда саклана. Аларның барысы да зур кыйммәткә ия. Максатыбыз да изге: без бу байлыкны эзләп табып, киләчәк буыннарга тапшырып калырга тиешбез. Ә ни өчен Татарстанга килдек дигәндә, казах һәм татар халыкларының мәдәни һәм тарихи элемтәләре бик нык. Безне X–XIII гасырлардан алып, Төрек каганатлары, Кимәк каганаты, Алтын Урда, Ногай Урдасы, Казан ханлыгы чорлары берләштерә. Әйтергә кирәк, Россия империясе чорында да тыгыз булган бу элемтәләр. Мәгърифәтле татарлар беренчеләрдән булып дала якларында белем бирү-агарту эше белән шөгыльләнүче миссионерлар булганнар. Гомумән, татар халкы казах ханнары белән мөнәсәбәтләрдә арадашчы ролен үтәгәннәр. Еш кына катнаш никахлар да пәйда булган.

– Бүген бу мөнәсәбәтләр ни хәлдә?

– Казах һәм татар халыклары арасында мөнәсәбәтләр әйбәт. Бездә татар диаспорасы иң зурларыннан санала. Анда барлыгы 350 мең тирәсе кеше берләшкән. Казанда да милләттәшләребезнең шундый ук автоном оешма төзегәнен белеп бик шатландык. Җитәкчесе Сәгыйть Джаксыбаев белән очрашырга да өлгердек инде. Ул безгә берничә китап, кулъязмалар бүләк итте. Казахстанда – татарлар, Татарстанда казахлар җирле халык белән бик дустанә, мәдәни яктан да, икътисад өлкәсендә дә ярдәмләшеп яши дигән фикердә калдык.

– Санаулы көннәр тиз үтә. Кайларда булдыгыз?

– Санап та бетерерлек түгел. Безне Татарстан дәүләт архивында, Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә, Милли китапханәдә, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтында, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Милли музейда бик дустанә каршы алдылар, һәрьяклап ярдәм иттеләр. Барысына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

– Ниләр таптыгыз?

– Бик зур хәзинәләргә тап булдык. Татарстан дәүләт архивында ун фондны карарга өлгердек. Аерым алганда, бу – Казан рухи академиясе профессоры, миссионер Михаил Машанов, Император фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Казан укытучылар семинариясе директоры Николай Ильминский, Казан император университеты профессоры Николай Катанов, Казан университеты, Казан нәшрият эшләре буенча вакытлы комитет фондлары. Төрки телләрне өйрәнүчеләрнең, этнографларның, галимнәрнең шәхси фондларында Көнчыгышка, кыргыз далаларына сәяхәтләре турында бик күп кулъязмалар бар.

Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә дә бай эчтәлекле материаллар саклана. Без монда 44 битлек дәфтәргә юлыктык. Анда XIX гасырда яшәгән кыргыз-кайсаклар турында язылган, бу язма махсус Екатерина IIгә бирер өчен билгеләнгән. Китапханәдә шулай ук 1602–1603 елларда Рәшид-әд-динә Җәмигать тәварих тарафыннан фарсы теленнән татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр бар. Билгесез авторның казах ханнары шәҗәрәсен күреп тә бик шатландык. Иосиф Готвальдның коллекциясеннән 1861 елгы дөнья картасы да моңа кадәр кулланышта булмаган. Әлеге галим фондында табылган Чыңгыз хан һәм Аксак Тимер турындагы кулъязма да бик кызыклы. Бу тарихи өзекләр Казан император университетында тәрбияләнүчеләр өчен язылган булган. Шулай ук Филипп Ефремовның «Кыргыз даласына, Бохарага, Хивага, Фарсыга, Тибетка һәм Һиндстанга сәяхәт» дип аталган китабына, Николай Рычковның «Кыргыз-кайсак даласына сәяхәт»енең көндәлек язмаларына, Абай әсәрләренә дә юлыктык. «Себергә статистик күзәтү» китабында да кыргызларның тормышы, гореф-гадәтләре, йолалары турында тасвирланган. Әйтергә кирәк, китапханәнең фонды искиткеч бай. Монда эшләргә дә эшләргә әле.

Татарстан Республикасы Милли музее да бик шатландырды. Анда без галим, тикшеренүче Җәвәт Алмазов фондын өйрәнә башладык. Ул бөтен тормышын сак-скиф язуын өйрәнүгә багышлаган. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 46 язмасына анализ ясаган. Бу поэма соңрак татар әдәбиятын формалаштыруда төп рольләрнең берсен уйнаган бит. Шулай ук башкорт, казах, үзбәк, төрекмән тарихына да кереп калган.

– Сез озак еллар халкыгызның тарихи эзләрен барлыйсыз. Казахларның тормышы татарлар белән үрелеп барган. Димәк, Казахстандагы архивларда да татарлар турында мәгълүматлар бар дигән сүз. Алар белән кызыксынучылар булдымы?

– Мин бу очракта юк дип әйтә алам. Һәрхәлдә, хәтерләмим. Сүз дә юк, аерым кешеләр, аерым очраклар булгандыр. Ә менә делегация белән килеп, ярдәм сораучылар булмады. Алга таба фикерләр белән уртаклашып, бер-беребезгә булышып яшәргә иде исәп. Шул җәһәттән Казанда конференцияләр, «түгәрәк өстәл»ләр үткәрергә җыенабыз. Казан галимнәрен үзебезгә чакырабыз. Без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер.

– Казан ошадымы?

– Шәһәр урамнары буйлап йөргәндә, гел әбием искә төшә. Буе бәләкәй булганга, без аны кечкенә әби дип йөртә идек. Сөйләве буенча, Казаннан иде ул. Казахстанда яшәүче бабама кияүгә чыккан. Бик сагынып, өзгәләнеп яшәде. Ниндидер туганнарына хатлар да язып карады. Илдар исемле икәнен хәтерлим. Җавап ала алмады бугай. Әйе, әбиемнең яшьлек эзләре калган Казан бик ошады. Тарихлы, затлы, мәгърур шәһәр. Дөрес, күп йөрергә туры килмәде әле. Болгарга сәяхәт кылдык. Казанда Кремль, Кол Шәриф мәчете белән таныштык. Башка милләт, башка диндә яшәүчеләр белән дустанә яшәвегезгә сокландык. Бездә төрле милләт вәкилләре яши. Тик мөселманнар күбрәк булганга, һәр җирдә мәчетләр төзелгән, чиркәүләр бик сирәк. Шуңа күрә вазгыять сездәгегә караганда башкачарак. Көтмәгәндә-уйламаганда, экспедициябез бәйрәмгә – Республика, Шәһәр көннәренә туры килде. Эшләргә вакыт азрак кала дип, бер яктан кайгырган да булдык, әмма татар иленең чын йөзен күреп китү – безнең өчен зур куаныч.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

1734 елга кадәр казахлар үзләрен «казак» дип йөрткәннәр. XVIII гасырда Россия империясе чикләрен Көнчыгышка таба җәелдерә һәм Урал белән Көньяк Себергә үтеп керә. Нәтиҗәдә бер проблемага килеп төртелә: Дон белән Кубаньда яшәүче казакларны ничек тә булса шул ук исем белән аталучы төрки халыклардан аерырга кирәк була. Шуңа күрә дә төрки казакларны «кыргыз-кайсак» дип атый башлыйлар дип фаразлыйлар. «Кайсак» – казак сүзенең бозып язылган формасы, дигән версия дә бар. Соңрак бу этнонимнан «кайсак» сүзе бөтенләйгә төшеп кала, казахлар кыргызлар дип кенә йөртелә. Вакыты белән «кыргыз-калмык» терминын да кулланалар. Шул ук вакытта 1897 елгы җан исәбе алу мәгълүматлары буенча, «кара кыргызлар» Ферганә өлкәсендә генә яшәп, аларның саны бары тик 201579 кеше була. Казах термины революциядән соң, 1925 елда гына кулланышка кертелә.


Фикер өстәү