«Сеңлемнең кырыгы узуга, апам да безне ташлап китте…»

«Кырык көн эчендә мин – сеңлем белән апамны, әни – ике кызын, ә биш сабый әниләрен югалтты…» Әлки районының Татар Мулласы авылында гомер кичерүче Гөлфирә Асадуллина тормышының асты өскә килгән көннәрен әле дә күз яшьләре белән искә ала. Алты балага гомер биргән Гөлфирә апа белән Рафис абыйга 11 бала – 8 кыз, 3 малай өчен тигез канат булырга туры килә бит…

Ишле, эшле һәм ашлы гаилә

…Кияүгә чыкканда Гөлфирә апага унҗиде дә тулмаган була әле. 30 елга якын иңгә иңне куеп яшәүче гаиләне авыр эш беркайчан да куркытмый.

– Өйләнешүгә, икебез дә фермада эшләдек. Ирем Рафис – механизатор, мин – сыер савучы. Аннан соң 11 ел буе авылдагы әби-бабайларны карадым. Ә 2009 елда, тәвәккәлләп, үз гаилә фермабызны булдырдык. Хәзерге вакытта 80ләп баш эре терлегебез бар. Гаиләбез ишле булгач, ким дигәндә, 100 үрдәк, 100 каз да асрыйбыз әле. Бер тотынсам, икешәр үрдәк пешерәм мин. Бер үрдәк белән кеше сугыштыралар димени? Аена бер үгез суябыз. Тормыш шулай бара инде, – дип санап китте хуҗабикә шәһәр кешесен гаҗәпләндереп.

Җир җимертеп эшлиләр дә, бер-бер артлы алты балага тормыш та бүләк итә алар. «Барысы да туасы җаннар булган инде, Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр», – ди Гөлфирә апа.

Төзәлмәс яралар

…2017 елның кышкы бураннары Асадуллиннар гаиләсенә кайгы өстенә кайгы алып килә. Озак кына авырудан тилмергәннән соң, 33 яшен генә тутырган сеңлесен югалта Гөлфирә апа.

– Үземнән яшь сеңлемне югалту бигрәк авыр булды. Аның ире үлгән иде, балаларын – Айзилә белән Азалияне үзебезгә алып кайттык. Мин бит – ир хатыны, каенана белән яшәүче килен. Алар каршы килсә, алып та кайта алмас идем. Шөкер, якыннарым барысын да аңлады, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Ул чакта апамның дә хәле җиңел түгел иде инде. Мәскәүгә – операциягә алып китәргә әзерләнеп йөргән көннәре… Сеңлемнең кырыгына кадәр апамны мунчага алып кереп чыктым әле. Кырыгы узуга, өч баласын калдырып, ул да китеп барды…

Бу хатирәләрне яңартканда, әңгәмәдәшемнең күзләре чыланган иде. Ничә ел узса да, төзәлерлек яралар түгел шул… Ул чакта 38 яшен генә тутырган Гөлфирә апага берөзлексез елаучы әнисен юатырга да, ятим калган балаларга наз һәм игътибар бирергә дә кирәк була.

– Ул көннәрне искә төшерсәм, адәм баласы түзсә түзә икән, дип уйлап куям. Берсеннән айнырга өлгермәгән дә идек бит. Тик ул чакта үзеңне уйлап тору юк, ничек тә 11 баланы да тигез күрергә, тигез итеп яратырга кирәк иде. Алдан әзерләнеп, тәвәккәлләп алган балалар түгел иде шул алар… Психологик яктан шактый гына эшләргә туры килде. Үз балаңны артыграк иркәләсәң, башкалар үпкәли, башкаларны иркәләсәң, үзеңнекеләр, дигәндәй… Әле ярый читтән кайткан түгел, килеп-китеп йөри торган балалар иде. Үзебезнекеләр әйбәт кенә кабул итте. Тиз арада бер яшьтәгерәкләре парлаштылар да беттеләр. Шөкер, бүгенгәчә шулай әле, – дип сөйли Гөлфирә апа.

Киң күңел

Асадуллиннар йортына кайтканда, балаларның өчесе олы яшьтә була, шуңа да әниләрен югалтуларын алар аңлый.

– Ә кечкенәләре өчен әниләре әле дә җиләктә… Иң кечкенәсенә ул чакта өч кенә яшь иде шул әле. Үлгәнен аңлыйлар үзе, әмма көтәләр. Мин үзем дә апам һәм сеңлемне алып киткән авыруга каршы көрәшәм. Хастаханәгә киткән саен: «Син дә безнең әни шикелле үлмисеңдер бит?» – дип калалар. Югалтуның нәрсә икәнен белә шул балалар.

Бу сүзләрдән соң тамакка төер утырды. Мондый нык рухлы кешене моңарчы күргән юк иде… «Тормышны алып барырга, бу кадәр мал-туар тотарга көч каян аласыз?» – дип кызыксынам.

– Ә нишләргә соң? Бу кадәр баланы ашатырга да кирәк бит. Кайберәүләр, 18е тулуга, үз башын үзе карасын, дип фикер йөртә. Юк, без алай булдыра алмыйбыз. Ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Алар бит атна саен диярлек кайтып та тора. Җыйнаулашып кайтсалар, килен-кияүләр белән 16 кеше булалар. Күңелең киң булса, барысына да өлеш тия, – ди әңгәмәдәшем.

Кайчандыр мәктәпкә бер йорттан 10 бала чыгып китсә, хәзер яннарында җидесе калган. Авылда яшәгәч, үзләрен башка балалардан ким күрмәсеннәр дип, район үзәгенә йөртеп кенә торалар икән. Кайсын  кая, дигәндәй.

– Безнекеләр гел спортта булды инде. Кызларыбыз да көрәште. Өченчесе әле дә көрәшә. Авыл җирендә эш бик күп инде, ләкин гел  мал арасында гына йөрмиләр, – дип сөйли Гөлфирә апа.

Хәзер инде барыбер җиңелрәк, ди ул. Иң зур һәм ихлас теләге – шушы балалар бәхетенә исән-сау булу. Без дә олы йөрәкле, көчле рухлы Гөлфирә апага сәламәтлек телик. Язмышына язылган иң олы сынавы артта калган булса ярар иде…

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү