Үзмәшгульлек. Ике гаилә – бер бизнес

Туган авылларында калып, үзләрен һәм гаиләләрен эшле иткән кешеләргә соклануым һәрвакыт зур булды. Алар яшьләр дә булса, куанычым икеләтә арта. Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче бертуган Илдар һәм Илгиз Мәүзиевлар белән аралашып сөйләшкәч тә, шундый ук хисләр кичердем. Алар, бер ел элек авылда цех ачып, балалар өчен җиһазлар ясый башлаган. Ир-егетләр җиһазлар әзерләсә, хатын-кызлар заказларны кабул итү, җибәрү өчен җаваплы.    

Әлеге авылга баргач, Илгизне күреп сөйләшә алдык. Аның әйтүенчә, егетләр бу эшкә ничек кереп китүләрен үзләре дә сизми калган.

– Безнең эшчәнлегебез халык ихтыяҗыннан башланды. Башта балаларга урамда яки өйдә эленә торган атынгыч ясаган идек. Берничәне эшләп карау белән үк башка төр җиһазларга заказлар ала башладык. Шулай итеп, акрынлап балалар өчен өстәл һәм урындык сораучылар артты, – диде ул.

Бераздан егетләр үзмәшгуль буларак теркәлгәннәр, цех ачып җибәргәннәр. Алга таба да эшләрен җәелдереп, йомшак җиһазлар җитештермәкче булалар.

– Башта барлык эшне дә кул белән башкардык. Авыр да, мәшәкате дә зур булгач, заказларны эшләү озакка сузыла иде. Кешеләрне көттерү дә уңайсыз булды. Аннан соң заманча станокларга күчтек. Эшләр күпкә җиңеләйде, әлбәттә. Ләкин шулай да кул эшен тулысынча бетереп булмый. Җиһазларга кул көче дә күп керә. Аның каравы, хәзер кайбер җиһазларны алдан да ясап кую мөмкинлеге артты, – ди ул.

Заказлар дигәннән, аларның бетеп торганы юк икән. Республика халкы балалар җиһазларын яратып алса да, Илгиз әйтүенчә, күпчелек клиентлары – Мәскәү якларыннан.

– Чаллы якын булгач, шәһәрдә безне белүчеләр күп. Аннан, гадәттә, урындык-өстәлләргә күп заказлар килә. Мәскәүлеләр исә бизәнә торган өстәлләр ала. Бер заказ Дубайга да китте. Сочиның бер балалар бакчасында тулысынча без ясаган җиһазларны күрү – үзе бер куаныч. Кайбер әти-әниләр балалар бүлмәсен шулай ук тулысынча җиһазлап бирүне сорый, – ди Илгиз Мәүзиев.

Шулай булмыйни, кайсы гына әти-әни баласының бүлмәсен затлы, купшы итеп бизәргә, җиһазларга теләми икән? Балалар бүлмәсенә өстәл, урындыклар, шкафлар, бизәнү өстәле, кием элгечләре ясый егетләр.

– Иң еш сорала торган җиһазыбыз – бизәнү өстәле. Карап торышка мәшәкатьсез эш кебек тоелса да, вак-төяк эше күп аның. Үзебезнең дә кызларыбыз үсеп килә. Шуңа күрә җиһазларны иң элек алар сынап карый. Димәк, безнең өчен сыйфат – һәрвакыт беренче урында, – дип елмая ул.

Яңа цехта исә йомшак җиһазлар эшләргә дә уйлары бар.

– Әлегә анда урындыклар ясаячакбыз. Бәлки, акрынлап караватлар да эшли башларбыз. Аларны да инде сораучылар бар, – ди һөнәрче егет.

Илгиз әйтүенчә, яшьләрнең төп максаты – авылны саклап калу, күңелләренә хуш килгән эш табу булган.

– Безнең бурыч әлеге җиһазларны ясап сату гына түгел. Ә үзебезне, гаиләләребезне эшле дә, ашлы да итү. Киләчәктә авылдашларыбызга да эш урыны булсын дип телибез, – ди Илгиз. – Хәзер кешегә төпле эш урыны кирәк. Сез авыл мәктәпләрен күрегез әле. Нинди генә программаларда катнашмый да алар, ничек кенә матурламыйлар белем йортларын. Бүген безнең мәктәптә 55 бала укый. Ә минем хыялым – шул мәктәпнең гөрләп торуын күрү. Авылга кеше кайтсын иде. Безгә дә тагын бер авылдашыбыз ярдәм итә.

Әлеге ике яшь гаилә бер яктан тырышлык, тәвәккәллек үрнәге булса, икенче яктан туганлык җепләрен саклаулары белән дә хөрмәткә лаек.

– Туганым белән яшь аермабыз зур түгел, – дип елмая Илгиз. –  Нибары 1,1 яшь кенә. Мәктәпкә дә бергә бирделәр безне. Институтта да бергә укыдык. Хәтта армиягә дә бергә барып, бер ротада, бер взводта хезмәт иттек. Шуннан соң икебез бергә Боз сараенда тренер булып эшләдек тә менә хәзер шушы эшебезне алып барабыз. Әле җитмәсә, күршеләр дә без. Туганнан бирле бергә, кыскасы. Шуның белән бәхетле дә без. Туганың белән эшләүнең бер генә кыенлыгы да юк. Киресенчә, уңай моментлары күбрәк. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып эшлибез.

Авыл өчен менә мондый гаиләләр тагын да зуррак куаныч. Югары Тәкермән авыл советы башлыгы Алия Шәрипова да әнә шулай ди:

– Авылыбыз менә шундый егетләребез булу белән бәхетле. Егетләребез спорт белән дә шөгыльләнә. Минзәләдә хоккей буенча тренер алар. Бер генә спорт чарасы да алардан башка узмый. Ә һөнәргә килгәндә, безнең авыл халкы элек-электән шөгыльле булган. Бабайлар, ачлык заманында да безнең халык хәер сорашмады, дип әйтәләр иде. Ул елларда да авыл халкы чабата үреп көн күргән.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү