«Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында яңа IT-парк ачылды. Әлегк IT-парк СССРда беренче компьютер эшләүче Бәшир Рәмиев исемен йөртә. Парк ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Искәртеп узыйк: паркны республика һәм шәһәр көненә кулланышка тапшыру максаты куелган иде. Проект кыска вакыт эчендә — 6 айда тормышка ашырылды.
Әлеге парк мәгълүмати технологияләр юнәлеше буенча эшләүче компанияләр өчен 4 меңнән артык яңа эш урыны бирәчәк. Яңа технопаркның мәйданы 43 мең кв.метрны тәшкил итә.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республика көнендә Татарстанда күп кенә корылмалар сафка баса. «Цифрлаштыру елында яңа IT-парк ачылырга тиеш дигән мөһим максат куйдык. Зур проект, матур бина. Минемчә, бу Казанның яңа тарту көче булачак. Бу мәйданчыкта эшләргә теләк белдерүчеләр күп» , — диде ул.
Республикада цифрлаштыру өлкәсендә эшли торган 2700ләп компания бар. Президент сүзләренчә, яңа парк IT-тармак үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов проект җитәкчеләренә, төзүчеләргә, архитекторларга шушы эшне уңышлы башкарып чыгулары өчен рәхмәтен җиткерде.