Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат бергәлеге көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат бергәлеге көне уңаеннан әлеге өлкәдә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Кадерле дуслар!

Сезне Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат бергәлеге көне уңаеннан котлыйм! Барлык программистлар, система администраторлары, интернет-провайдер, веб-дизайнер, интернет-басмалар мөхәррирләре, мәгълүмати технологияләр өлкәсенә җәлеп ителгән тагын бик күп белгечләрнең бәйрәме бу.

Сез иң тиз үзгәреп торучан, иң алгарышлы эшчәнлек өлкәсендә хезмәт куясыз. Мәгълүмати технологияләр чын мәгънәсендә цивилизациянең йөзен үзгәртә. Информатика кешелеккә элек күз алдына да китереп булмаган хәзинә тудыра: мәгълүмат һәм белем төп байлыкка әйләнеп, үзебезне үстерү өчен гаять зур мөмкинлекләр ачыла.

Татарстанда 2022 елның Цифрлаштыру елы буларак игълан ителүе очраклы түгел. Мәгълүмати технологияләрне үстерүнең Россиядә һәм бөтен дөнья күләмендә безгә көндәшлектә өстенлек бирәчәген бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз. Алга таба нәкъ менә IТ-өлкә икътисадта этәргеч көчкә әйләнәчәк. Моның өчен бездә кирәкле барлык нигезләр: тәҗрибәле IТ-компанияләр, элемтә операторлары, вузлар, стартапларга ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен ныклы инфраструктура, профессиональ белгечләр бар.

Татарстанда IТ-тармакны үстерү өчен моңарчы күрелмәгән чаралар тормышка ашырыла: Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә IТ-парклар нәтиҗәле эшли, “кIТык” республика ярдәм программасы гамәлдә булып килә, Иннополис югары технологияләр шәһәре үстерелә, Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк һәм яңа IТ-квартал төзелә.

Татарстанда булдырылучы цифрлы экосистеманың республикага меңнәрчә яшь, талантлы кешене җәлеп итәчәгенә ышанам. Сезнең белән без Татарстанны Россиядә IТ-индустрияне үстерүнең әйдәп баручы үзәгенә әйләндерәчәкбез.

Хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, куелган максатыгызга ирешүегезне, иминлек һәм бәхет телим!


Фикер өстәү