Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин бик бәхетле кеше”

Тиздән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк.

– Мин бик бәхетле кеше, – диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин. – Матур май аенда гаиләм һәм дусларым туган көнемне уздырачакмын. Гаиләбез белән әти-әниләребездән килгән традицияләрне саклыйбыз. Хатыным белән 50 ел матур яшибез. Балалар үстердек, инде оныклар сөябез. Инде үз традицияләребез – кешеләргә хөрмәт, өлкәннәрне ихтирам итү, гадел һәм намуслы булу балаларга да күчкән. Монда хатыным Луиза Әкрам кызының роле зур. Ул мине гомере буе эштән кайтканымны көтте. Кайчак, үпкәли дә иде. Әмма язмышым шундый булды. Шөкер, гаиләдәге җылылыкны саклый алдык. Безнең бер-беребезгә булган мөнәсәбәтне балалар да күреп тора. Гомерем бәйрәмемне тыныч күңелем белән каршы алам.


Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин бик бәхетле кеше”” язмасына фикерләр

  1. Юбилеегыз белән котлыйм! Ходай сезгә тагын бер дистә ел эшләрлек, ике дистә ел лаеклы ялда яшәрлек гомер бирсен, дип телим.

Фикер өстәү