17 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көне

Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көне (World Telecomunication and Information Society Day) 2006 елның мартында БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән гамәлгә куела һәм ел саен 17 майда билгеләп үтелә.

Бу көн – барлык программистларның, система администраторлары, интернет-провайдерлар, веб-дизайнерлар, интернет-басмалар мөхәррирләре һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче башка кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Казанда беренче авыл-хуҗалыгы күргәзмәсе

1845 елның 17 маенда Воскресенская (хәзерге Кремль) урамында «Җир, терлек һәм авыл һөнәрчелеге» дигән беренче күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә  теләгән һәркем кешегә катнашырга рөхсәт ителә.

 Беренче планетарий

1964 елның 17 маенда Казанда Петропавлов соборының Түбән Сретенск чиркәвендә беренче планетарий ачыла. Ул Carl Zeiss AG немец фирмасы оптикасы белән җиһазлана. 1989 елда җиһазлар сүтелә, ә чиркәүне дин тотучыларга кире кайтаралар. 2013 елда Казан федераль университеты обсерваториясе базасында яңа планетарий ачыла.

 Беренче төсле фотография

1861 елның 17 маенда Лондон Кингз-көллиятендә беренче тапкыр Шотландия физигы Джеймс Максвелл (1831-1879) ысулы буенча ясалган төсле фотография күрсәтелә. Автор кара бәрхет фонда шакмаклы шотландкадан бант төшерә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү