Тагын бәрәңге турында: «Бер яңгыр җитмәде»

Бу көннәрдә бәрәңге кабат авыл халкының теленә «менде»: ике кеше очрашса, бер-берсеннән: «Бәрәңге казымадыгызмы әле?» – дип сорашмый калмый. Аннан инде, шулар сабагын чапкан, болар казыткан, дип, авыл хәлләрен сөйләү, таныш-белешләрне сорашу китә. Бу аңлашыла да: елның-елында август азагында, балалар – мәктәпкә, студентлар калага киткәнче дип, бөтен кеше, мәш килеп, бәрәңге ала торган иде.

Быелның язы-җәе үзенчәлеклерәк булганга, бу көннәрдә авыл халкы аптырашта әле: казыргамы бәрәңгене, көтәргәме? Бу эсседә җир астында торса уңайракмы, җыйнап алып, базларга салу файдалыракмы? Гомер булмаганны, май азагы – июнь башында бәрәңге утыртканнар исә, бәрәңге өлгерергә кирәкле көне тулып җитмәде бит әле, дип икеләнә. Тик көне тулган-тулмаганга карамый, табигать үзенекен итә: күп кешенең бакчасында бәрәңге сабагы тәмам корып бетте инде.

Авылда бәрәңге алучылар әлегә бармак белән генә санарлык. «Искиткеч күп яралган, их, бер яңгыр җитмәде, үсеп бетә алмаганнар», «Ашарга җитәрлек бәрәңге булды, елына күрә шөкер итәрлек», – диючеләр дә, басулары дымлырак урында булганнар яки инеш-бөяләрдән су сиптерүчеләр арасында: «Елдагы бәрәңгене җыйдык», – дип әйтүчеләр дә бар.

– Түбән очлар бәрәңге алган. Андагы кәсәнкене күрсәгез! Һич алдаусыз, ярты өстәл зурлыгындагылары бар. Аның арасыннан ничек бәрәңге чүпләделәр икән, анда йөри торган түгел, – ди бер авылдаш.

– Казыгычлар ничек чыдады икән, без өлгереп алдырганчы, алар ватылып бетмәсә ярый, – дим (авылда хәзер беркем дә көрәк-сәнәк белән бәрәңге казымый, ян бакчаларны да трактор белән алдырабыз).

– Мин дә ул кантар-кәсәнке ничекләр казыгыч рамына сыйды икән дип аптырадым, – ди ул да.

Дөрес шикләнгәнбез икән. Бу авыр эштән бик күпләрне коткаручы, шәхси тракторы булган авылдаш та: «Бер-ике бакча алдыруга, бөтен копалкам эштән чыгып, таралып бетте», – дигән.

– Бер елны да бакчада калган бәрәңге юк әле, – ди күпләр, бәрәңге казу турында сүз чыккач. – Ашыкмыйбыз әле. Яңгырлар явып, җир бераз йомшарып китсен. Элек әнә ничә бакчаны көрәк белән казып-чүпләп ала идек. Хәзер бакчалар кечкенә, берничә сәгатьлек эш инде ул…

…Менә шундый хәлләр. Язын бәрәңге утыртырга көннәр аязганын, яңгырлар туктаганын көтә-көтә көтек булган идек, җәен бәрәңге чәчәк атканнан бирле: «Их, бәрәңгеләргә яңгырның иң кирәк чагы, бер генә яуса да ярар иде», дидек, казыр вакыт җиткәч тә, башка елларны көннәр коры торганда дип ашыга идек, быел анысы да киресенчә булырга охшап тора. Бер яңгыр яуса иде, дибез. Эсселәр кимегәнне көтүчеләр дә бар. «Казыгыч керә алмаган өлешен казырга чыккан идек, көндез бакчада түзә торган түгел, иртәнге-кичке салкын белән генә эшли алдык», – диючеләр дә бар.

Гөлсинә Хәбибуллина  

 


Фикер өстәү