Татарстан белән Камчатка крае арасында сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән Камчатка крае арасында сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

“Ике төбәк арасындагы товар әйләнеше әлегә зур түгел. Татарстан КАМАЗ һәм йөк машиналарына, автобусларга запчастьлар, шиннар кертә. Без Камчатка краеннан балык һәм эшкәртелгән балык продуктлары кабул итәбез. Без КАМАЗ машиналары белән аларга кирәкле запчастьтларны күбрәк кертергә, суднолар төзелеш тармагынла хезмәттәшлекне көчәйтергә әзер”, – ди Рөстәм Миңнеханов.
Президент фикеренчә, ара ерак булуга карамастан ике төбәк арасында туризмны гына түгел, икътисадый хезмәттәшлекне көчәйтү өчен дә мөмкинлекләр бар. “Татарстанга хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт. Бүген бездә төзелеш тармагы актив үсештә, шуңа күрә без бу юнәлештә эшләргә әзер. Моннан тыш безгә сезнең инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәгез дә кызыклы”, – диде Камчатка крае губернаторы.


Фикер өстәү