«Ленинград» төркеме концерты вакытында ике тамашачы трибунадан егылып төшкән: берсе үлгән

Танылган «Ленинград» төркемеменең Лужникида узган концертында ике тамашачы трибунадан егылган, аларның берсе хастаханәдә үлгән. Сүз «Д»трибунасында булган 42 яшьлек Оксана турында бара.

Концертка килгән тагын бер ир-ат балконнан астагы баскычка төшеп, җитди җәрәхәт алган. Ир исерек булган, аның тормышына берни янамый.

Тамашачы хатынның концертта хәле  начараеп китеп, аңын җуйган һәм биеклектән егылып төшкән. Хастаханәдә үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.


Фикер өстәү