Отышлы ял: кешбэк программасы нидән гыйбарәт?

«Фәлән әйбер сатып ал да кешбэк кайтар!» Моның ише игъланнарны ишетергә ияләшеп беттек инде. Баштарак колак өчен шактый ят тоелган «кешбэк» сүзенең түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару икәнен дә күптән аңладык. Рәтен генә белеп бетермибез.  

Кием-салым, көнкүреш техникасы, билет, ял итү турлары, балалар лагерена юллама… Бүген кешбэк кайтарып булган хезмәтләр исемлеге бихисап. Бу хезмәт елдан-ел популярлаша бара. Әйтик, узган ел Татарстанда ата-аналар кешбэк программасы буенча балалар лагерена 36 мең юллама сатып алган һәм 400 миллион сум чамасы акчаны кире кайтарган. Моның өчен юлламаны privetmir.ru порталында теркәлгән «Мир» картасы ярдәмендә сатып алырга гына кирәк. Аннары ата-анага бу акчаның яртысы кешбэк буларак кире кайтачак.

Туризм тармагында бу төшенчә аеруча популяр. Арчада яшәүче Илнур Гарипов күптән түгел генә Калиниградта ял итеп кайткан. 5 көн һәм 4 төннән торган 14400 сумлык сәфәр өчен аңа 2880 сум акча кире кайткан. «Кибеттән әйбер сатып алганда кешбэк кайтарганым булса да, ял өчен акчаның кире кайтканы юк иде әле. Бик отышлы икән. Балтийск, Светлогорск шәһәрләрендә, гәрәбә комбинаты, «Бии торган урман»да булып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Үзебездә дә менә дигән итеп ял итеп була хәзер», – ди ул.

«Туту.ру» порталы мәгълүматларына караганда, быел көз ил халкының 30 проценты кешбэк программасы ярдәмендә сәяхәт итәргә җыена. Шуларның 18 проценты бу мөмкинлектән беренче тапкыр файдаланып караячак. Россия халкы көзге-кышкы чорда, нигездә, Сочи, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Махачкала, Красноярск, Екатеринбург, Казан һәм Новосибирск шәһәрләренә сәфәр кылырга җыена, ди белгечләр.

Билгеле булганча, туризм тармагында кешбэк программасы өченче ел рәттән эшли. Ул Россия буйлап сәяхәт иткән кешегә сәфәр яки кунакханә өчен «Мир» картасы белән түләгән очракта шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итә. Программа эшли башлаган көннән бирле аннан барлыгы 4,3 миллион кеше файдаланган.

Көзге һәм кышкы чорга кешбэклы турлар 25 августта ук сатыла башлады һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Бу мөмкинлектән файдаланган кешеләр 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр Россия буйлап сәяхәт кылганда сарыф иткән акчаларының 20 процентын кире кайтара алачак.

Моның өчен иң элек «Мир» картасын лояльлек программасында (privetmir.ru) теркәргә кирәк. Алга таба үзегез сайлаган турны шушы ук карта белән түлисе булачак. Бу акча сезгә биш көн эчендә кире кайтачак. Дөрес, сәяхәт өчен түләгән акчаның бер өлешен кире кайтарып булсын өчен, берничә шарт үтәлергә тиеш. Иң беренче чиратта кешбэк программасы буенча сайланган турның 25 августтан 10 сентябрьгә кадәр алынган булуы шарт. Сәфәр, ким дигәндә, 4 көн һәм 3 төн дәвам итәргә тиеш. Кешбэк программасы 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк сәфәрләргә кагыла.

Башкаладагы билгеле туризм агентлыгы белгече Алия Сабирова туризм тармагындагы кешбэк программасын соңгы елларда бу тармакка кертелгән иң отышлы яңалыкларның берсе дип саный.

– Үзебезнең ил буйлап сәяхәт итәргә җыенган кешегә бу программа буенча тур эләктереп калырга тырышырга кирәк. Шактый акчаны янга калдырып була бит. Мисал өчен, Россия халкының иң яраткан урыннары саналган Пятигорск һәм Кисловодскида 3 төн кунып, 4 көн сәяхәт итү бүген 19995 сумга төшә. Кэшбэк программасы буенча бу акчаның 3999 сумы кире кайтачак. Шулай ук Төньяк Осетиягә 16 мең сумлык турның 3216 сумы кире кайтачак, – ди Алия Сабирова.

Әмма шунысы бар: бу программа буенча кайтарылган акча күләме 20 мең сумнан да артмаска тиеш. Әйтик, сез 120 мең сумга Алтайга ике кешелек тур алдыгыз, ди. Бу бәягә юл чыгымнары, кунакханәдә биш көн яшәү кергән. Тур хакының 20 проценты 24 мең сумны тәшкил итсә дә, кешбэк программасы буенча сезгә барыбер 20 мең сум акча кайтачак. Бу программда Ерак Көнчыгышка сәфәргә җыенучыларга гына искәрмә ясала. Аларга 40 мең сумга кадәр кэшбэк кайтачак.

Сүз уңаеннан, бүген күпләр махсус кэшбэк карталары да куллана. Әмма белгечләр аны рәсмиләштергәндә бик игътибарлы булырга киңәш итә. Финанс белгече Булат Гарифуллин сүзләренә караганда, тагын кайбер нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк. «Бу картаны тәэмин итеп торган өчен банк комиссия алырга, кешбэк исә билгеле бер төр чыгымнар, әйтик, машинага ягулык салганда түләгән акчадан гына кире кайтарылырга мөмкин. Әгәр сез бу хезмәт өчен карта белән түләмәсәгез, сезгә бернинди акча да кире кайтмый. Ә айлык комиссияне барыбер түләргә туры киләчәк. Шул рәвешле кешбэк картасының бернинди файдасы да калмый булып чыга», – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү