Бер балага – биш түгәрәк. Күп булган саен яхшыракмы?

Бүген  әти-әниләрнең яртысы диярлек, балаларын түгәрәккә йөртү өчен,  ай саен 10 мең сум тирәсе акча түли. Ул-кызларын берничә төрле секциягә йөртүчеләр дә аз түгел. Россия белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Түгәрәкләр күп, ә бала бер генә. Ничек дөрес юнәлеш сайларга?

Россия аналитиклары уздырган сораштырудан күренгәнчә, әти-әниләрнең  43 проценты балаларын түгәрәккә йөрткән өчен аена  – 10 мең,  36 проценты  –10–30, 14 проценты 30–50 мең сум  акча сарыф итә. Респондентларның яртысы,  ике түгәрәк тә җитә, дип җавап бирсә,  шулай ук балаларын өч һәм аннан да күбрәк юнәлешкә йөртүчеләр дә шактый. Ә менә 40 проценты баласын беркая да йөртми һәм җыенмый да. Балаларны күбрәк спорт (39),  чит телләр (27), сәнгать (26) юнәлешләре кызыксындыра. Шулай ук җыр, программалаштыру буенча түгәрәкләр дә  популяр.

Үз хыялың үзеңә булсын…

Ерак китәсе түгел, хәзер үзебезнең арада да балаларын 1–2 түгәрәккә генә йөртүчеләр бик сирәк очрый. Әти-әниләр, мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен, сабыйларын 2–3 яшьтән үк бию, спорт секцияләренә йөртә башлый. Психологлар белдергәнчә, балалар хәзер әти-әнисе өчен «иномарка»га әйләнде. Аларның яхшы укуы, чит телләр белүе әти-әниләргә  күбрәк дуслар алдында мактану өчен кирәк. Танышымның баласы биш телне өйрәнгән, ә минеке аннан да күбрәк өйрәнәчәк дигән ярышу бар. Аларны түгәрәктән-түгәрәккә йөртеп, балачактан мәхрүм итәргә ярамый.

Күп булган саен яхшыракмы?  Без бу сорауны Казан мәктәпләренең берсендә эшләүче шәфкать туташы, психолог  Лилия Маракшинага  бирдек.

– Әти-әни үз хыялын балага тагарга тиеш түгел. Безнең хыяллар миллион булырга мөмкин. Балачакта  тормышка ашмаган теләкне олыгайгач та  үтәргә соң түгел.  Мәсәлән, мин 45 яшьтә  вокал мәктәбенә язылдым.  Шома гына бармый, әмма әкренләп килеп чыга. Телисең икән, хет бие, рәсем яса… Бөтен мөмкинлекләр бар бүгенге заманда. Мәктәптә укыган чакта, йөрмәгән түгәрәгем калмады. Ләкин барыбер күңелемә иң якыны бию булып чыкты, – ди Лилия Маракшина. – Бер-ике түгәрәк кирәк, бөтенләй ялкауланырга да ярамый. Берсе – сәламәтлек, икенчесе рухи үсеш өчен булсын. Әмма 5–6  бик күп ул. Баланың сәләтен ачыклагыз. Аның ял итәргә дә, китап укырга, мультфильм да карарга вакыты калсын.  Аңа үз юлын табарга булышыгыз.

 

Акча тозагымы, үсеш баскычымы?

Балаларын түгәрәкләргә йөртүче һәм йөртмәүче әти-әниләр белән дә аралаштык. Әнә  Рәйсә Әхмәтгалиева баласы өчен бер кирәге дә юк дип саный.

– Без, үскәндә, түгәрәкләргә йөрмәдек әле. Тормышта үз урыныбызны таптык. Улыбыз Ринатны да беркая йөртмибез. Акча әрәм итәсе килми, үзе дә теләк белдерми. Түгәрәк ул – акча тозагы. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, берәр көллияткә укырга кермичә калмас, – ди Рәйсә ханым.

Хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапова, киресенчә, балаларга акча  кызгану ягында түгел.

–  Айга ун мең сум түгәрәк өчен бик әйбәт, хәтта 30–40 мең сум түләп йөртүчеләрне дә беләм. Төпчек кызыбыз Зилә баян түгәрәгенә йөри. Бер дәресе –700 сум. Бассейнга 250шәр  сум түлибез. Технология, чит телләр  түгәрәгенә, футболга, каратэга да  йөреп карады. Баланың кызыксынуы булганда, бөтен әйберне дә бирергә кирәк. Олысы хәзер студент инде. Балаларның теләгенә беркайчан да каршы килгәнебез юк, – ди Гөлгенә.

 

Гөлназ Сәфәрова, алып баручы:

– Түгәрәкләрне кирәк дип саныйм.  Чөнки ул  баланы төрле яклап үстерергә ярдәм итә. Әгәр каратэ белән шөгыльләнә икән, ул әле каратист була дигән сүз түгел. Инглиз телен өйрәнүе дә тәрҗемәче булачак дигәнне аңлатмый. Ләкин бу баланың үсешенә йогынты ясый. Үземнән чыгып әйтә алам: әни мине 6–8 түгәрәккә йөртте. Боларның барысы да миңа үз-үземә ышанырга, камилләшергә булышты. Кайбер әти-әниләр: «Кыйбат бит, ничек кенә баланы түгәрәккә яздыртырга инде?» – диләр.  Бу – йөртергә теләмәү өчен бер сәбәп кенә. Казанда   бушлай түгәрәкләр дә күп. Бадминтон, футбол һәм  башкалар. Әйтик, улыбыз Айдан «Рубин» мәктәбеннән сайланып, футболга бушлай йөрде. Минем өчен 4–5 бала табу күрсәткеч түгел. Әгәр син аның тәрбиясе белән шөгыльләнмисең икән, ник табасың? Бу хакта алдан уйларга кирәк. Айданга акча кызганмыйбыз. Ничә сум сарыф иткәнне санаган юк. Ул инглиз теле, математика, йөзүгә, тренажер залына һәм  сәламәтлек өчен тагын бер түгәрәккә йөри. Иң мөһиме сеңдерсен генә. Арый инде, әлбәттә. Расписаниесе көйләнгән, бер ияләшкәч, авыр түгел. Телефонда теләсә нинди уеннар уйнап утырганчы, вакыты шулай узу күпкә хәерлерәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү