Тикшерүчеләр Казанда бер хатын-кызны элекке ире хөҗүм иткәндә саклап калган кешене эзли

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе 12 апрель иртәсендә 42 яшьлек хатын-кызны урлау һәм үтерү омтылышы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “Татар-Информ” хәбәр итә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, Казанда, Ботаническая һәм Һади Такташ урамнары арасындагы тимер юл тирәсендә, кара төстәге машинада (Киров өлкәсе номерлары белән) хатын-кызны үтерү омтылышы булган. Әмма вәхши үзенең канкойгыч гамәлен ахырына җиткерә алмаган: аны тимер юлдан килүче кешеләр куркыткан. Вәхшинең зыян күргән хатын-кызның элекке ире булуы мәгълүм.

Әлеге җинаять очрагын күрүчеләрдән 8-843-229-22-51 телефоны аша шалтыратуны сорыйлар.


Фикер өстәү