Көзге депрессияне җиңү ысулларын атадылар

Көз көне һава торышы һәм тормыш ритмы үзгәрү  аркасында күп кенә россиялеләр кайгыга бата, ачу белән тула һәм хәтта депрессиягә дучар була.

Россиялеләргә көзге депрессияне җиңү ысулларын атадылар. EILab тикшеренүләр һәм методология юнәлеше җитәкчесе Еатерина Осипенко сүзләренчә, һава торышы начар кәеф тудырса, игътибарны эшкә юнәлтү тискәре уйлардан арынырга ярдәм итәчәк, дип яза «Газета.Ru».

Шулай ук белгеч елның салкын вакытында кояшлы көннәрне тик утырмаска, ешрак урамга чыгарга кирәклеген билгеләп үтте.

— Кояш безнең эмоциональ халәтебезгә йогынты ясый. Шуңа күрә урамда җылы һәм кояшлы булганда эшкә бераз җәяү барыгыз, — дип сөйләде Екатерина Осипенко.


Фикер өстәү