Тинчурин театры балаларга цирк турындагы әкият әзерли

29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әсәрнең авторы – танылган драматург Шамил Фәрхетдинов.

Әкиятне сәхнәгә яшь режиссер Камил Гатауллин куя. Спектакльдә Тинчурин театрының танылган артистлары Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Нәҗмиева, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин һәм башка артистлар катнаша. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.

Җыр-биюгә һәм бихисап фокусларга бай булган әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Шамил Фәрхетдинов әкияте балаларга гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булачак.


Фикер өстәү