Татарстанда ике ярминкә көнендә 1,5 мең тоннадан артык яшелчә сатылган

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның – 14, Чаллының һәм Яшел Үзән районының – 2, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында уза.

Ике ярминкә көне нәтиҗәләре буенча 171,5 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган (шулардан 1637 тонна яшелчә, 1187 тонна бәрәңге, 32,5 тонна сөт, 197 тонна ит, 121,4 тонна сыер ите).
Ярминкәләрне үткәрү өчен 32 район, 1645 машина җәлеп ителгән.
Республикада ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү