Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, ил президенты «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» указын өйрәнеп, дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.
23 сентябрьдә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары Советының һәм Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендәге экспертларның мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә уртак эш утырышы узды.
Аның нәтиҗәләре буенча әлеге указ куркынычсызлыкны тәэмин итү, Ватанны яклау һәм Россия халыкларының уртак милли һәм рухи кыйммәтләрен яклау кебек мөселман кыйммәтләренә каршы килми дигән нәтиҗәгә килделәр.
«ТР мөселманнары Диния нәзарәте адресына дин тотучыларның мөрәҗәгатен карап, Россия армиясе сафларында мөселманнар өчен хәрби гамәлләрдә катнашу мөмкинлеге турында белдерәбез», — диелә хәбәрдә.