Яр Чаллыда беренче мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

Чаллыда бүген СВО зонасына беренче мобилизацияләнгәннәрне озату уза. «Энергетик» мәдәният йорты янында чакырылган ир-атларның туганнары һәм дуслары җыелды. Ишек төбендә оркестр уйный.

Озатуга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килде. Ул билгеләп үткәнчә, Донбасска җибәрелгән резервистларның балалары мәктәпләрдә бушлай тукланачак, ә балалар бакчасы өчен түләү алынмаячак.

Мобилизацияләнгәннәр арасында шәхси ашыгыч ярдәм баш табибы Николай Зотов та бар.

/Челнинские известия


Фикер өстәү