Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан мобилизацияләнгән һәр кешене аптечка һәм йокы капчыклары белән тәэмин итәргә кушты

Мобилизация комиссиясе көндәлек эшен дәвам итә. Утырыш нәтиҗәләре буенча оператив рәвештә барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Президентына җиткерелә.

Бүген чираттагы доклад барышында Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә республикадан мобилизацияләнгән һәр кешене кирәкле дарулар җыелмасы булган аптечка һәм келәмле йокы капчыклары белән тәэмин итәргә кушты.


Фикер өстәү