Евро курсы 52 сумнан да түбәнгәрәк төште. Бу 2014 елның октябреннән бирле беренче тапкыр күзәтелә.
Шулай ук доллар курсы 56 сумга төшкән. Алдагы көннәргә исәпләүләре буенча иртәгә ул 56,35 сумга кадәр төшәр, евро курсы 52,24 сум тәшкил итәр дип фаразлана.
Валюталарның рәсми курсын Үзәк Банк билгели.