Михаил Мишустин «Алтын көз 2022» күргәзмәсе кысаларында Татарстан экспозициясен карады

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз 2022» бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясен карады. Россия Хөкүмәте Рәисенә республиканың агросәнәгать комплексындагы төп икътисадый күрсәткечләр турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов республикада урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләрен искә төшерде. Татарстанда – 5 млн. тоннага якын ашлык, 1,65 млн. тонна шикәр чөгендере, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 260 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, чәчү һәм урып-җыю эшләре ташламалы кредит бирү лимитларын оператив рәвештә арттыру нәтиҗәсендә башкарылган.

Россия Хөкүмәте Рәисе тармак үсешенә ашлама мәсьәләсендә ярдәм итү чараларының ничек чагылышы турында кызыксынды. Россиянең Ашлама җитештерүчеләр ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре ил төбәкләренең бу мөмкинлектән актив файдалануларын билгеләп үтте. Татарстан Президенты Михаил Мишустинга күрсәтелгән өчен рәхмәт белдерде. Ул исә төбәкләрнең юу юнәлештә башкарган эшләрен билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, бүген федераль ярдәм чаралары терлекчелек тармагы үсешенә дә этәргеч бирә. Субсидияләр хисабына хуҗалыклар саны арткан, агымдагы елда 16 мең баш мөгезле эре терлеккә 14 терлекчелек объекты төзелгән. Агымдагы ел ахырына кадәр тагын 6 ферма ачылачак.
«Безнең фермерлар бу ярдәм чараларыннан актив файдалана. Нәтиҗәдә республикада 2 млн. тоннага якын сөт савып алына. Бу илебездәге иң югары күрсәткеч», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү