Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус дога җыентыклары чыгарган

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыклары әзерләп чыгарган. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китаплар — уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. Махсус җыентыкта Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Моннан тыш, солдатларга кече форматтагы тагын бер басма — татар телендә “Авыр вакытларда укыла торган догалар” тапшырылачак.

Барыргамы, калыргамы? Мобилизациягә бәйле 5 сорауга хәзрәт ҖАВАБЫ


Фикер өстәү