Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүченең эшен тикшерү тәмамланды

Узган елның май аенда Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүченең эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте. Аны кеше үтерүдә, шартлаткыч матдәләрне законсыз сатып алуда, саклауда, ясауда, кеше мөлкәтенә белә торып зыян салуда гаеплиләр.

Тикшерүчеләр фикеренчә, ул күп зарядлы ау мылтыгы, алдан ясаган шартлаткыч җайланма белән коралланып, 2021 елның 11 маенда Казан шәһәрендәге 175нче гимназия укытучылары һәм укучыларына һөҗүм ясый. Шуның аркасында 9 кеше, шул исәптән, 7 бала һәлак була. Зыян күрүчеләр дип 600 дән артык кеше таныла.

Җинаять эше материалларына караганда, әлеге фаҗиганең сәбәбе һөҗүм итүченең ул Интернетта күреп алган деструктив субкультура вәкилләренә охшарга тырышуына бәйле. Комплекслы психология-психиатрия экспертизасы бәяләмәсе нигезендә ул үз акылында булган һәм җинаять җаваплылыгында тартылырга мөмкин дип танылды. Галявиев гаебен тулысынча таныды.


Фикер өстәү