Фәрит Мөхәммәтшин ветеран волейболчылар турында: «Мондый чемпионнар Татарстанның абруен күтәрә»

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республиканың ветеран волейболчылары белән очрашты. Яше 50дән узган хатын-кызлардан тупланган Татарстан командасы Россия чемпионатында җиңү яулады.

Әлеге турнир Анапа шәһәренең Витязево бистәсендә (Краснодар крае) узды. Җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән җыелган 160 команда көрәште. «Мондый чемпионнар Татарстанның абруен күтәрә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда.

Парламент җитәкчесе фикеренчә, республикадагы волейбол хәрәкәте халык сәламәтлеге өчен кирәк. Республикада предприятие хезмәткәрләре, муниципалитет вәкилләре волейбол уйный. Мәктәп укучылары арасында волейбол лигасы бар. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, студентлар волейболын күтәрергә, волейбол хәрәкәтенә студентларны һәм укытучыларны җәлеп итәргә кирәк. Ул үзе дә әлеге спорт төренең күптәнге фанаты булганын әйтте.

Чемпионнар командасы вәкиле Татьяна Шәмсетдинова республика җитәкчелегенә профессионаллар һәм һәвәскәрләр, ветераннар волейболына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Шуның аркасында яшьләр тартыла, без аларга үз традицияләребезне тапшырабыз, ә алар республика спортын алга таба да үстерәләр», – диде ул һәм аерым рәхмәт сүзләрен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, республиканың “Динамо” җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка җиткерде.


Фикер өстәү