«Берничә көн үтүгә, бу проблемаларның чүп кенә булуы аңлашылды»

Бер көн иртән торып чыксак, яшь ярымлык үгез кабарган. Мондый чакта дару эчерткәннән соң иң яхшысы – авызына аркылы йомры агач ботагы (авызлык диләр бездә) каптырып, мөгезләренә тарттырып бәйләп кую һәм йөртү. Тауга каршы алып менә алсаң, тагын да шәп.

Тик безнең үгез арканга йөргән мал түгел, борынчагы да юк, аның холкына, безнең көчкә ышанып, урамга алып чыгып булмый. Дару һәм авызлык, кабарган ягын төрткәләү белән чикләнергә туры килде. Балтачтагы ветаптекада дару сатучы ханым бер генә флакон дару алырга җыенганымны белгәч: «Сез нәрсә, бу чорда бит бу дару һәр йортта аптечкадагы кебек торырга тиеш», – дигәч, запаска өчне алдым. Сатар өчен әйтми ул аны, бердән, даруы кыйммәт түгел, икенчедән, ул әйткән «бу чор» баштан күп тапкыр үткән.

Без яшь чакта әле авылда әллә ничә бозау асрау гадәте юк иде. Хуҗалык саен бер сыер да бер бозау, дистәләп сарык. Шул бозауны, гыйнварда туса да, март-апрельдә туса да, декабрьгә сугым малы булырлык итеп үстерәсе. Ул чакта ит сату дигән нәрсә юк, шул бер бозау үз гаиләңә җитсә, шөкер. Гаҗәп, әмма үстерәләр дә иде. Хәзер инде тана бозаудан шуның кадәр, үгез бозаудан шуның кадәр май чыккан дип мактанышу-аптырау гадәте юк, теге чакта бу дәрәҗә иде. Хәзер эч майларын алып та тормыйбыз. Шуңа күрә бозауны имидән аерганнан соң әниләр аны ничек тә күбрәк ашату чарасына керешә, әнә шул көннән, малның кабару ихтималы зур була һәм сугым чорына кадәр берничә тапкыр кабара да иде. Кибетләргә ипи күпләп кайта, малга ашату өчен 13 тиенлеген капчык-капчык алалар, әле кышка таба, эшләр җиңеләйгәч, үзләре дә мич тутырып пешерәләр иде. Көзен йокларга ятар алдыннан да бозауларга чиләк-табак тутырып я ипи, я пешкән бәрәңге чыгарып салалар.

Менә шуңа да, көз җитүгә, бозаулар берәм-берәм кабара башлый иде. Ул чакта дарулар булмагандыр инде, кабарган өлешен махсус энә белән тишәләр иде. Аны теләсә ничек тишәргә ярамый, күп очракта мал табибы үзе башкара. Безгә килеп арыгач, мал табибы булып эшләүче мәрхүм авылдаш Вәиз абый: «Менә шулай итеп тишәрсез», – дип өйрәтеп, энәсен биреп калдырган иде. Әле дә исән – кирәге генә чыкмасын.

Кабару мал-туар өчен уен-муен әйбер түгел, коткара алмый калган очраклар да, чалып өлгергән кешеләр дә булгалады. Дөрес, хәзер инде акрынлап-җайлап ашатып та, ел ярым – ике елда маллар шәп булып җитешә. Тизрәк өлгертә алсаң, синең файдага, әлбәттә. Үзеңә дип тәгаенләнгән, шушы көз азагы – кыш башында башкарылачак малны соңгы ике-өч айда барыбер тырышыбрак тәрбияләргә кирәк. Артыграк тырышып җибәргән чаклар да була…

Теге ветаптекадан алган даруның файдасы тиз тисә дә, ярты көн үгез авызлыгы белән, ике көн коры печән һәм суда гына торды. Барыбер абзарга кереп-чыгып йөрисе. Шул көннәрдә сыерның да «срогы» тулган, үткән ел дүрт көн алдан бозаулап, элекке «графигы»н бозган, шуңа аны да караштырасы иде. «Шәһәр кешесенең шушындый берәр проблемасы бармы икән?» – Мондый чакларда без, авыл кешеләре, еш кына шулай дип зарланып алабыз. Юкса белеп торабыз: һәр җирнең үз проблемасы, үз мәшәкате.

Тик берничә көн үтүгә, бу проблемаларның чүп кенә булуы аңлашылды. Ил белән бергә булган борчулы хәбәрләр күңелдән барысын да куып чыгарды. Шәһәр белән авыл тигезләште. Кабарган үгез дә, бозаулыйсы сыер да онытылды. «Син быел сыерны карамыйсың да», – дип аптырады өйдәгеләр дә, башка елны атна-ун көн абзардан чыкмауны искәртеп… Авылда да башка гамьнәр шул.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү