Бу атна ахырына Татарстанда температура фонының сизелерлек кимүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
11 октябрьдә температура көндез +9дан +14 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 12 һәм 13 октябрь көннәрендә Татарстанда бераз суытачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә +3тән +8 градуска кадәр, көндез +8дән +14 градуска кадәр җылы булачак.
14 һәм 15 октябрь, җомга һәм шимбә көннәрендә, республикада суытачак. Ягыр явачак. Көндез һава 4-9 градустан югары булмас.