Ирада Әюпова: “Бүген театрларга көчле кадрлар кирәк”

14-16 октябрьдә Казанда “Милли театр мәктәбе” проекты узачак. Бу хакта проектка багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысасында уза. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, уку йортларында Европа, рус театр сәнгате турында күп сөйләнә, ә милли сәнгать, милли театрлар читтә кала. “ Бүген театрларга тарихны белгән, аралаша һәм фикерли ала торган көчле кадрлар кирәк”, – ди ул.

“Милли театр мәктәбе” өч көн дәвам итәчәк. Анда барлыгы 50ләп кеше катнашуы көтелә. Алар – театр җитәкчеләре, PR белгечләр, маркетинг хезмәткәрләре, баш администраторлар һ.б.


Фикер өстәү