Татарстан Республикасында театр сәнгате ветераннары өчен попечительләр фонды булдырылачак

2020 елда Татарстан Республикасында театр сәнгате ветераннары өчен попечительләр фонды — театрлар ассоциациясе булдырылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Коллегаларыбызга-тармак ветераннарына аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Театр сәнгате ветераннары өчен быел бездә попечительләр фонды ролендә чыгыш ясаучы театрлар Ассоциациясен булдыру каралган», — диде Әюпова.

Хәзерге вакытта гамәлгә кую документларын теркәү процедурасы тәмамлана.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»гы докладта фондның әһәмиятен билгеләп үтте.


Фикер өстәү