Казанның 50 мохтаҗ гаиләсенә азык-төлек җыелмалары тапшырылган

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары тараткан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алган. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, токмач һәм чәй бар.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнгән. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк. Быел 10 ай эчендә мохтаҗларга барлыгы 1152 шундый җыелма таратылды.


Фикер өстәү