Инвалидлар ункөнлеге алдыннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «кайнар линия» ачты.
Бирегә мөрәҗәгать итеп, сораулар бирергә һәм тәкъдимнәр җиткерергә мөмкин. (843) 557-20-49 номерына дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр шалтыратырга була. «Кайнар линия» 7 ноябрьгә кадәр эшли.