Өч һәм аннан күбрәк балалары булган ир-атлар өчен өлешчә мобилизация кичектерелә

16 яшькә кадәрге өч яки аннан да артыграк балалары булган ир-атлар өчен өлешчә мобилизация кичектерелә. Бу хакта Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов үзенең Telegram-каналында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Оборона министрлыгы белән берлектә 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк баласы булган гаиләләргә өлешчә мобилизацияне кичектерү турындагы мәсьәләне өйрәндек. Шул хакта карар кабул ителде һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү