Түбән Камада бер көндә 8 канализация коесының капкачын урлаганнар

Түбән Камада билгесез кешеләр бер көн эчендә сигез канализация коесының капкачын урлаган. Бу хакта «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Ирина Звоновская хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне планлаштырылган ревизиядән соң, урланган люкларның саны күбрәк буларга мөмкин. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шул сәбәпле, «Водоканал» вәкилләре түбәнкамалыларны аяк асларына карап йөрүләрен, шулай ук, ачылган канализация коелары турында полициягә хәбәр итүләрен сорый.


Фикер өстәү