Казанда мобилизацияләнүчеләр гаиләләреннән 489 бала мәктәпләрдә бушлай туклана башлаган

Татарстан башкаласында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча актив эш башланды. Аерым алганда, шундый гаиләләрдән булган 489 бала узган атна эчендә мәктәпләрдә түләүсез туклану мөмкинлегеннән файдаланган. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Ул Казан хакимиятенең социаль блогындагы барлык структур бүлекчәләрнең мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең гаиләләренә актив ярдәм итү эшенә кушылуларын билгеләп үтте.

Гүзәл Сәгыйтова белем бирү учреждениеләрендә тормышка ашырыла торган чараларга аерым тукталды. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге укучыларга 10 октябрьдән бушлай ике тапкыр кайнар ризык бирү механизмы эшли башлаган.

«Ташлама уку елы ахырына кадәр гамәлдә булачак. Аннан 489 бала файдаланган инде. Директорлар исеменә ата-аналардан һәм укучыларның законлы вәкилләреннән тиешле гаризалар кабул итү дәвам итә», – дип сөйләде Сәгыйтова.

 


Фикер өстәү