Мобилизацияләнгәннәргә бронежилет һәм дару чыгымнарын кайтарырга тәкъдим ителде

Дәүләт Думасында мобилизацияләнгән гражданнарга бронежилет, дару, азык-төлек һәм башка әйберләрне сатып алуга тотылган акчаларны кайтарырга тәкъдим иттеләр. Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуановка шундый инициатива белән Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Станислав Наумов мөрәҗәгать итте. Бу хакта документка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Тотылган акчаны социаль салым хисабына кайтарырга мөмкин, дип саный Наумов. Мондый механизм эшли инде – мисал өчен, хәйриячелек, укыту, дәвалану һәм медикаментлар сатып алуга чыгымнарны кайтару өчен салым инспекциясенә декларация тапшырырга һәм 120 мең сумга кадәр булган чыгымнан 13 процентын кайтарырга мөмкин.

Парламентарий тәкъдим иткән икенче вариант — туристлык тармагы мисалында чеклар буенча туры кешбэк, халык үз чыгымнарының 20 процентына кадәр кире кайтарырга мөмкин.

Шулай ук Наумов РФ премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллаган. Анда мобилизацияләнүчеләр еш кына мөстәкыйль рәвештә экипировка — кием-салым, аяк киеме, йокы капчыгы, аптечка сатып алалар диелгән. «Кешеләр үзләре турында мөстәкыйль кайгыртырга мәҗбүр. Шуңа күрә гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына экипировкага сарыф иткән акчаларны кире кайтару гадел булыр иде», — ди парламентарий.

Искәртик, илдәге өлешчә мобилизацияне президент Владимир Путин 21 сентябрьдә игълан итте. Махсус операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен 300 мең резервист чакыртырга планлаштырылган иде.

 


Фикер өстәү