Татарстанның бер авылында балыкчы ярдан таеп батып үлгән

Кайбыч районының Иске Тәберде авылында яшәүче 71 яшьлек ир буага балык тотарга киткән җиреннән өенә кайтмаган. Борчылган туганнары эзләргә керешкәннәр, тик яр буенда аның балык тоту кирәк-яракларын гына тапканнар.

Бүген иртән коткаручылары килгән. Берникадәр вакыттан соң алар ир-ат мәетен ярдан дүрт метр ераклыкта тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, балыкчы таеп суга төшкән. Якын тирәдә аңа ярдәмгә килерлек кеше булмаган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итте.


Фикер өстәү