Озакка сузылган авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен», — диелә хәбәрдә.
Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
- Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002.2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Н.Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.