Bluetoothның сүндереп йөр, акчасыз калуың бар. Җинаятьчеләр яңа алым куллана

Җинаятьчеләр телефондагы Bluetooth аша тоташып кешенең бар мәгълүматын ала башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгын хәбәр итте.

Т1 Cloud оешмасының мәгълүмати иминлек буенча директоры Алексей Кубарев «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

Bluetooth кабынган булса, җинаятьчеләр тапшырыла торган белешмәне тотып алып, аны алмаштыра ала, гаджетка тоташып төрле командалар бирә һәм вируслы программаларны активлаштыра ала, ди белгеч.

Bluetooth сүндерелгән яки җинаятьче ун метрдан ераграк булса, телеофнга тоташа алмый.

Җинаятьчеләрдән саклану өчен башка җайланмаларга тоташуны игътибар белән тикшерергә, таныш булмаган кешеләрдән файллар кабул итмәскә, кирәк булмаганда Bluetoothны сүндерергә кирәк, дип киңәш итә Алексей Кубарев.

 


Фикер өстәү