Мобилизацияләнгән эшмәкәрләр мәҗбүри түләүләрдән азат ителә

Өлешчә мобилизация кысасында чакырылган эшмәкәрләр мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүе буенча иминият кертемнәре түләүдән азат ителә. Россия Финанс министрлыгы бу мәгълүматны раслаган.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорында эшмәкәрләр пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә акча түләмәячәк.

Моннан тыш хәзерге вакытта Россия Оборона министрлыгы белән Федераль салым хезмәте арасында кешеләр турында мәгълүматлар алышу хакында килешү төзелгән. Моңа кадәр сенатор Андрей Кутепов мобилизацияләнгән эшмәкәрләр турында мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә автомат рәвештә тапшыруны оештыруны тәкъдим иткән. Моны ул мобилизацияләнүченең кирәкле документлар юллауга вакыты булмавы белән аңлаткан.


Фикер өстәү