Федераль салым хезмәте идарәсе вебинарга чакыра

8 ноябрьдә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе “Салым салуның автоматлаштырылган гади системасын куллану үзенчәлекләре” (АУСН) дигән темага бушлай вебинар үткәрә. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Вебинарда салым хезмәте идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәбибуллина чыгыш ясаячак.
Программасы:
1. АУСН яңа махсус салым режимы һәм аның өстенлекләре.
2. АУСНга күчү үзенчәлекләре һәм салым салуның башка режимнарына кире кайту.
3. Яңа салым режимына бәйле башка мөһим мәсьәләләр.
4. Шәхси кабинетны күрсәтү.
Вебинар – бушлай. Анда теләгендә булган һәрбер кеше катнашырга мөмкин.

Чарада катнашу өчен https://events.webinar.ru/kontur/673613021 сытамасы аша теркәлергә кирәк.


Фикер өстәү