Казанда “Тарихи диктант”ны 500 дән артык кеше язачак

Бүген илдә беренче тапкыр Бөтенроссия “Тарихи диктант” акциясе уза. Казанда төп мәйданчык булып Казан федераль университеты тора.

Бу хакта матбугат очрашуында КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова сөйләде.

– Диктант уздыруның төп мәйданчыгы итеп Казан очраклы гына сайланмады, чөнки нәкъ менә Казан федераль университетында тарих юнәлеше буенча белгечләр әзерлиләр. Бүгенге дөньяда Ватаныбыз тарихын, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бик мөһим. Диктантта теләгән һәр кеше катнашып, Россия һәм Татарстан тарихи вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерә ала, – диде ул.
Альбина Имаметдинова әйтүенчә, ел саен тарихи юнәлешләргә дәүләт тарафыннан бик күп бюджет урыннары бүлеп бирелә.

– Без тарих белән кызыксынган мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне үзебезгә җәлеп итәргә телибез. Бу – илебезнең үсеп килүче буынын илнең тарихына, үз тарихи тамырларына кызыксынуын арттыру һәм алга таба тарих фәне өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен кирәк, – диде ул.

“Тарихи диктант”ны оештыручы, “Тарих волонтерлары” хәрәкәте җитәкчесе Илья Попов диктантка барлыгы 10 меңнән артык катнашучы теркәлгәнен әйтте. Шуларның 500 дән артыгы – Казаннан.
Диктант 40 сораудан тора, биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт биреләчәк. Сораулар катлаулыгы буенча төрле һәм Россиянең IX гасырдан XX гасырга кадәрге чорны колачлый. Диктант нәтиҗәләре 10 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк.


Фикер өстәү