Бер хатын өч дустын сусаклагычта батырып үтергән

Башкортстан суды бер хатын-кызны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткән, ул өч дустының үлемендә гаепләнә, дип хәбәр итә җирле прокуратура.

Эш материаллары мәгълүматларына караганда, апрель аенда хатын исерек килеш Ямашлы сусаклагычына төшкән. Нәтиҗәдә, аның машина салонында утырган өч дусты һәлак булган. Гаепләнүче үзе машинадан чыгып, исән калган.

Прокуратурада хәбәр итүләренчә, ул көнне хатын-кызлар юл буендагы кафеда бер дусларының туган көнен билгеләп үткәннәр, аннары кичәне табигать кочагында дәвам итәргә уйлаганнар.

Хатын үз гаебен таныган. Хәзер ул алты ел гомерен төрмәдә уздырачак. Гаепләнүче ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.


Фикер өстәү