“Ласковый май” төркеменә нигез салган Сергей Кузнецовның үлеме сәбәбе ачыкланган

“Ласковый май” төркеменә нигез салган 58 яшьлек Сергей Кузнецов йөрәк өянәгеннән үлгән – аның тромбы өзелгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Кузнецов Оренбургта үз йортында вафат булган. Йөрәк өянәгеннән – кан тамырында тромб өзелгән булса кирәк”, – дигән агентлык хәбәрчесенә “Уралконцерт” оешмасы вәкиле.

Кузнецов якшәмбе – 13 ноябрьдә җирләнәчәк.

90нчы елларда гаять зур популярлыкка ирешкән төркемгә нигез салучы композиторның вафаты турында кичә мәгълүм булды. Исегезгә төшерәбез: “Ласковый май” төркеменең алыштыргысыз солисты Юрий Шатунов (Кузнецов белән ул Башкортстанның балалар йортында танышкан, композитор анда музыка түгәрәген алып барган) 23 июньдә 48 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул чагында Кузнецов Шатуновның үлеме сәбәпле кайгысын уртаклашучыларга рәхмәт белдергән иде. 10 октябрьдә төркемнең клавишнигы Михаил Афанасьев та гүр иясе булган.


Фикер өстәү