«СМП БАНК»ның Казандагы филиалы җитәкчесе Рамил Кашапов: «Ипотека буенча иң отышлы тәкъдимнәр бездә»

Кредит тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара. Бүген аны ничек итеп отышлырак рәсмиләштерергә мөмкин? «СМП Банк»ның Казандагы филиалы җитәкчесе Рамил КАШАПОВ белән шул хакта сөйләштек.

:: Рамил Әсфәндиярович, «СМП Банк»та ипотека кредитын нинди шартларда рәсмиләштерергә мөмкин?

– Ипотека буенча иң отышлы тәкъдимнәр – бездә, дип кистереп әйтә алам. Безнең банк ипотеканы иң күп би рүче 20 банк исәбенә керә. 7 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, бездә «Гаилә ипотекасы» программасы буенча 5,29 процентлы ставка белән кредит алырга мөмкин. Шуны да әйтеп үтәсем килә: быел «СМП Банк» акционерлык җәмгыяте «Ак Таш – Инвестстрой» махсус төзелеш оешмасы белән яңа төзелгән йортлардан торак сатып алу өчен субси дия ләнгән ипотека программасы буенча хезмәттәшлек итә башлады. Ипотекадан тыш, 6,5 процентлы һәм аннан күбрәк ставка белән куллану кредитлары, рефинанслау буенча отышлы программалар тәкъдим итәбез.

:: Банкның MIR Supreme премиаль карталары өстенлекләре турында сөйләп үтсәгез иде. Аларны кайларда кулланырга мөмкин?

– Без MIR Supreme премиаль карталарын иң беренче ләрдән булып чыгара башладык. Картаның өстенлекләре – теге яки бу товар сатып алганда – 1,5 процент, рестораннарда – 5 процент кэшбек, картадагы акчаны теләсә кайсы банкның банкоматыннан бушлай алу, аэропорт һәм тимер юл вокзалларының бизнес- залларына бушлай керү (транзакция күләме аена 150 мең сумнан арткан очракта), чит илләргә чыгучыларны иминиятләштерү, бушлай өстәмә 4 премиаль карта (карта- браслетны кертеп) һәм «Мир» түләү картасының лояльлек программасы буенча акцияләр. Сүз уңаеннан, Россия Федерациясеннән читтә сәяхәт итүчеләргә дә безнең карталар белән аэропортларга бушлай керү мөмкинлеге булдырылган. Банк, Россиянең күп кенә башка кредит оешмаларыннан аермалы буларак, үз клиентларына әлеге хезмәт күрсәтүне туктатмады. Кыскасы, «СМП Банк»ның MIR Supreme картасы бүгенге базарның барлык их тыяҗлары һәм таләпләренә җавап бирә. Моны аның бүләкләре дә дәлилли. Карта быел лояльлек маркетингы өлкәсендә CRM Loyalty Awards Russia Илкүләм премиясенең «Елның түләү картасы» номинациясендә, шулай ук Retail Finance Awards XV еллык премиясенең «Иң яхшы финанс продукты» номина циясендә җиңүче булып танылды.

:: Эшмәкәрләргә нинди хезмәтләр тәкъдим итәсез?

– Татарстан озак еллар буе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча алдынгы сафларда бара. Төбәгебездә бу өлкәдә ярты миллионга якын кеше эшли. Шуңа күрә без кече һәм урта бизнес өчен программаны камилләштерү турында карар кабул иттек. Дәүләт контрактларында катнашучыларга, махсус банк счетлары, исәп-хисапларны башкару, дәүләт контрактын үтәүгә гарантия һәм төрле кредит продуктлары белән, «Барысы да кертелгән» системасын тәкъдим итәбез. «СМП Банк», дәүләт сатып алуларында  катнашу өчен, «Контрактник» дип исемләнгән программа да тәкъдим итә. Анда 100 миллион сумга кадәр кредит һәм гарантия бирү күздә тотылган. Кризис шартларында кече һәм урта эшмәкәрлек тармагында әйләнештәге капиталга ихтыяҗ туды. Эшмәк әрләр, заказны вакытында үтәү өчен, тиз генә вакыт эчендә материаллар һәм чимал сатып алырга мәҗбүр. Әлбәттә инде, мондый очракта алар кредит алу өчен банкка мөрәҗәгать итә. Әмма кредит алуның тиз генә башкарыла торган эш түгеллеген барыбыз да яхшы белә. Тиешле документларны җыеп тапшырып, кредитны хуп лау-хупламаулары турында җавап алганчы шактый вакыт уза. Шуңа күрә бу эшне тизләтү өчен, яңа программа эшләдек. Дәүләт контрактлары буенча торгларда катнашучы оешмаларга эшләрен башкару өчен ярдәм тәкъдим итәбез. Бу максатка, гаризаны гадиләш терелгән нигездә карау юлы белән, контрактны үтәү өчен, 20 миллион сумга кадәр залогсыз кредит рәсмиләштерергә мөмкин. Шуның нәтиҗәсе буларак, зур сәүдә челтәрләренә товарлар тизрәк кайтарыла. Моннан тыш әйләнеш капиталы өчен 300 миллион сумга кадәр классик кредитлар да бирелә. Соңгы вакытларда эшмәкәрләр арасында «Самоинкассация» программасы популярлашып китте. Клиентларыбыз, шуннан файдаланып, банкомат яки автоматлаштырылган депозит машинасы аша көндәлек керемн әрен үзләренең исәп-хисап счетына күчереп бара. Акча берничә минут эчендә үк счетта пәйда була


Фикер өстәү