Бәхетле татар гаиләсе нинди була? «Дәү әти дә, дәү әни дә – телефон»

Дин, тел, хөрмәт, мәхәббәт. Татар гаиләсенә нигезне шушы сыйфатлар сала. Шулар ук саклап калырга да ярдәм итә. Казан кооперация институтының татар мәдәнияте үзәгендә «Татар гаиләсенең үткәне һәм киләчәге» дигән темага фикер алыштылар. Чакырылган кунаклар арасында дин әһелләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә, сәнгать, мәдәният вәкилләре дә бар иде.

Өмет бармы?

«Бетәбез!» – дип түгел, татар гаиләсе бар, булган һәм булачак дип эшләргә кирәк. Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина фикере бу. Күп еллар дәвамында алып барган эшчәнлеге тәҗрибәсеннән чыгып, үрнәкләрнең күп булуын әйтә ул. Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә гореф-гадәт, милләт сагында торган гаиләләр шактый. Күптән түгел Чиләбе өлкәсендә булып, шуңа инанып кайтканнар.

Күп вакытта эшләр сөйләшүдән һәм кәгазьдән ары узмый. Озак еллар дәвамында татар яшьләрен таныштыру-кавыштыру эшләрен алып баручы Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, гаилә корганчы, булачак ир белән хатынны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк дигән фикердә.

Бик күп кешеләр белән эшлибез. Карыйм: күпләр ялгыз. Йә кияүгә чыга алмаган, йә аерылган, йә башка сәбәпләре бар. Бер караганда, ничек инде шулай, дип тә куясың. Кеше бит ул гаилә корырга омтыла, ул моны тели. «Нишләп башлы-күзле түгелсең?» – дип сорау бирсәм, җаваплары: «Яхшы кеше юк бит». Шунысы да бар: танышырга дип мөрәҗәгать итүчеләр үз анкеталарында «урыс булса да ярый» дип яза. Без исә аңлату эшләрен башлыйбыз. Үз кавемеңнән булган кеше белән бәхетле гаилә корырга кирәклеген аңлатабыз. Безнең үзәк ачылган көненнән башлап 3 меңләп кешене парлы итте, шөкер, ди ул. Күпләр төптән уйламый. Яхшы кеше булсын да, бетте. Әмма бит киләчәктә кыенлыклар туарга мөмкин. Берсе намазын укыр, берсе чукыныр. Олыгайгач, якын мөнәсәбәтләр булмас. Шунысын да уйларга кирәк бит әле аның. Җәннәткә омтылубызның асылы – яраткан кешеләребез белән бергә булу теләге. Менә шуларын аңлата торгач, «миңа урыс та ярый» дигәннәрнең карашларын үзгәртәбез.

Наилә Җиһаншина әйтүенчә, татар гаиләсен саклап калу өчен, татар гаиләсе мәктәбен дә булдыру кирәк.

– Әниләр кызларын: «Кызым, син бик әйбәт, сиңа ирең тиеш», – дип тәрбияли. Улларын да: «Улым, син әйбәт, хатын алырсың да, ул сиңа тиеш булыр», – дип үстерә. Ике тиешне берничек тә кавыштырып булмый ул. Мөнәсәбәтләре нык булмый, һәркайсы үз ягына тарта. Әле икесе дә холык ягыннан көчле зат булса!.. Әзерлисе иде яшьләрне. Кайчакта кызыбыз уңган-тырыш, матур да була, юньле егет эләкми. Йә киресенчә. Яшьләрне дөрес итеп сайларга өйрәтәсе иде. Безнең проблемалар күп түгел, бармак белән генә санарлык алар. Әмма алар килеп чыкканчы хәл итү юлларын белү зыян итмәс, – дип саный Наилә Җиһаншина.

Урысча уйлап, татарча дәшмәү

Телне буыннан-буынга тапшыру, дини тәрбиянең әһәмиятенә Тәтеш районының «Ак калфак» һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова игътибар итте.

Кайчагында балаларны үзебез үк бозабыз. Татарча дәшәр урынга, үз балалары белән күпләр вата-җимерә рус телендә сөйләшә. Телебезнең бетә баруына без үзебездән кала башка берәүне дә гаепли алмыйбыз, ди ул.    Балага телне дә, милләткә мәхәббәтне дә яшьтән үк салырга кирәк. Алайса хәзер кайсылары, телне институтта да өйрәнә ул, дип кенә җибәрә. Өйрәнми ул аны. Бишек җырлары, мөнәҗәтләр аша телебезне балаларыбызга сеңдереп була. Мин Тәтештә һәрбер авылда «гаилә җитәкчесе» дигән кешеләр куя башладым. Бездә тәрбия эшләре буенча күп эш башкарыла.

Рима ханым, эшчәнлегенә бәйле рәвештә, төрле төбәкләрдә дә, күрше республикаларда да еш кунак була. Татар гаиләсендәге тәрбия мәсьәләсе турында сүз чыккач, Чуашия тәҗрибәсен үрнәк итеп китерде ул.

– Комсомол районында бер мәктәп директоры үзе йөреп, укуны биш көнгә калдырган. Бер көне исә мәдрәсәдә белем алуга бирелә. Бөтенесе дә мәдрәсәгә йөри, гарәп телен өйрәнә. Менә алар ничек итеп телне, гореф-гадәтне саклый! – дип сөйләде Рима Сафиуллова.

Журналист Вәсилә Рәхимова да тәрбия мәсьәләсенә игътибар юнәлтте.

– Хәзерге буын балаларының әби-бабай сүзенә бик үк колак саласы килми. Алар өчен дәү әти дә, дәү әни дә – телефон. Минем үземнең дә биш онык. Иң олысына – 14 яшь, буйга җиткән кыз. Алар белән дә ипләп сөйләшергә тырышам, – ди ул. – Оныгыма «татар баласы син, мөселман кызы» дип әйтәм, аңлатам. Синең кимчелегеңне күргән кеше, иң элек: «Сине кем тәрбияләде?» – дип сорар, ояты иң башта безгә төшәр, дим. Дөрес өйрәтәмме-юкмы – белмим. Безне шулай үстерделәр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү